Шәһәребездә якташыбыз, әфганчы Ирек Мөхетдинов истәлегенә Мамадыш районының 17нче ачык беренчелеге кысаларында волейбол ярышы узды.

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Шәһәребездә якташыбыз, әфганчы Ирек Мөхетдинов истәлегенә Мамадыш районының 17нче ачык беренчелеге кысаларында волейбол ярышы узды. Бәйгегә республика шәһәр–районнарыннан тыш, Удмуртиядән дә спортчылар килгән иде. Волейбол бәйгесендә 15 яшьлек һәм аннан кечерәк егетләр, кызлар командалары, шулай ук зурлар катнаша. Якташыбыз, әфган сугышында катнашкан Ирек Мөхетдинов истәлегенә мондый ярышны инде 17нче тапкыр оештыралар. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова сәламләде.

Ирек Мөхетдинов тумышы белән Югары Яке авылыннан. Мәктәп елларыннан ук спортны үз иткән. Укуын тәмамлагач, аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ватан алдындагы изге бурычын Әфганистан республикасы территориясендә үти. Якташыбызның гомере нәкъ менә хезмәте вакытында өзелә.

Турнирны ачу тантанасында Әфганчыны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

Әлеге ярыш елдан–ел киңрәк масштаб ала. Беренче елларда турнирга Мамадыш спортчылары гына килгән булса, хәзер ул күрше шәһәр–район командаларын да берләштерә. Быел хәтта Удмуртиядән дә килгәннәр иде. Алар 15яшьлек һәм кечерәк үсмерләр арасында көч сынашып, турнирның җиңүчеләре булдылар. Әлеге төркемдә икенче урынны районыбызның җыелма командасы яулады. Алексеевск волейболчылары өченче урында. Яр Чаллыдан килгән ике коллектив дүртенче-бишенче урыннарны бүлештеләр. Кызларга килгәндә, пъедесталның өч баскычына да безнекеләр хуҗа булды. Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп командасы барлык көндәшләреннән дә өстен чыга. Олыяз лицее волейболчылары белән шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп командалары – икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Зурлар төркеменә килгәндә, турнирда мамадышлылардан тыш башкалабыз Казан, Чистай, Алабуга, Кукмара командалары да катнашты. Нигезен яшьләр тәшкил иткән командабыз 3нче урынны яулады. Казанның КФУ спортчылары – икенче баскычка күтәрелде. Турнирның төп бүләге быел Алабуга волейболчыларында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International