Бу көннәрдә “Олимп–2001” командасы чираттагы уенын үткәрде. Марсель Баһаутдинов шәкертләре үз бозларында Апас төбәге хоккейчыларын кабул иттеләр. ТР беренчелеге кысаларында узучы очрашу дилбегәсе беренче минутлардан ук мамадышлылар кулында булды. Безнекеләр кунаклар капкасын бер–бер артлы штурмладылар. Бу көнне “Олимп–2001” 29 мәртәбә уңышка иреште. Ә кунаклар хоккейчыларыбызга җавап кайтара алмады.