Районыбыз аграрийлары сөт сату күләме буенча республикада 1нче урында баруларын дәвам итә.

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Районыбыз аграрийлары сөт сату күләме буенча республикада 1нче урында баруларын дәвам итә. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен барлыгы 138 тонна сөт саталар. Бу һәр сыердан уртача 17,6 килограмм сөт савып алына, дигән сүз. Икенче урында баручы Саба районында тулаем савым күрсәткече 110,2 тонна, әтнәлеләрдә  104 тоннага тигез. Чагыштыру өчен, 2012нче елда районыбыз 66,5, 2013нче елда – 82,7 тонна продукция җитештергән булган. Ноябрь башы белән чагыштырганда да хуҗалыкларыбызда сөт җитештерү күтәрелә бара. Бу – терлекчелек тармагының кышлату режимына ныклап кереп китен күрсәтә. “АПК “Азык-төлек программасы” хуҗалыгы да рекордлы күрсәткечләргә ирешүен дәвам итә. Әлеге хуҗалык хәзер көн саен 88 тонна сөт сата. Биредә һәр сыердан көнлек савым 30 килограммга җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International