Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады. Халыкара рейтинглар буенча әлеге республика байтактан инде мәктәпләрдә белем бирү үсешендә алдынгылардан санала. Яңа алымны безнең районда да кулланалар.
Шәһәребезнең 1нче санлы мәктәбендә Сингапурлыларның укыту ысулы 2нче ел файдаланыла. Татарстанда аны өйрәнү, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда булып кайтканнан соң, Казанда башланып киткән иде. “Бу системага бөтен Татарстанны өйрәтергә кирәк”, – диде ул чагында республика башлыгы. “Сингапур система”сы дөньяның, шул исәптән совет мәктәбенең иң алдынгы укыту технологияләрен үзенә җыйган.
Гомумән алганда, сингапурча укыту ысулларының үзенчәлеге укучыларны аралашу, хезмәттәшлек һәм критик фикерләүгә нәтиҗәле өйрәтүдә.
«Сингапурча укыту ысулы мәктәбебезгә узган уку елында кертелде. Безнең коллектив яңа алымны куллану буенча районда лидер булып тора. Әлеге ысул укучыларның уйлау эшчәнлеген үстерә, мөгаллимнәрнең белемнәрен камилләштерә. Барлык педагоглар сингапур ысулын актив кулланалар, төрле тренингларда катнашалар, башка районнардагы коллегалары белән аралашалар»,– диде Әлфия Зиннәтова.
Сингапурның белем бирү системасы безнекеннән кайсы ягы белән аерыла соң? Аларда дәресләр китапка табынып, теорияне өйрәнүгә юнәлдерелмәгән. Киресенчә, укучыны төрле яклап үстерү, тормышка өйрәтү күздә тотыла. Безнең мөгаллимнәрнең яңа алымны ни дәрәҗәдә өйрәнүен Сингапур белгечләре даими бәяләп тора. Бу көннәрдә шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә шундый чараларның чираттагысы узды. Сингапур республикасының мәгариф өлкәсе белгече ике көн дәвамында ачык дәресләр карады, азактан педагогларга киңәшләрен бирде.
Инт рус Махалетчуми Сивалингам, старший специалист отдела консультантов в сфере образования респ. Сингапур (переводчик– Мария, специалист программного офиса проекта "Совершенствование качества преподавания в РТ")
Дәресләр бик яхшы оештырылган иде. Алар структур һәм уйлау алымнарын кулланып төзелгән иде. Укытучылар бездәге алымны үзләштергәннәр. Алар аны кайда һәм кайчан кулланырга икәнен яхшы белә. Мәктәп җитәкчелеге педагоглар белән кулга–кул тотынып эшли. Бу шулай ук уңай күренеш.
Сингапурча укыту методикасында беренче чиратта, проблемалы укыту, шәхси якын килү, төркемләп укыту методы, проектлы эшчәнлекне куллану, шәхескә ориентлашкан укыту, югары технологияләрне өйрәнү ысулларына өстенлек бирелә.