Районыбызның хокук сакчылары кичә РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Хәзер әлеге дата полиция көне дип йөртелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан район эчке эшләр бүлегенең шәхси составы котлаулар кабул итте.
“Күрсәткечләребез начар түгел. Һөнәри бәйрәм алдыннан күп кенә җинаятьләр ачылды, уңышлы операцияләр үткәрелде”. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов идарә бинасының киңәшмәләр залында узган чараны әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрде.
«Бу коллективны җитәкли башлавыма 1 ай тулды. Шунысын искәртү зарур, безнең бүлекнең эшчәнлеге иң начарлардан түгел. Соңгы вакытта гына да наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять эшен ачуга ирештек. Иң мөһиме– безнең резервларыбыз бар. Аларны дөрес кулланырга гына кирәк»,– диде Айрат Баһауов.
Район һәм республика җитәкчелеге куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хезмәткәрләребезнең өлешен даими искәртеп тора. “Киләчәктә дә сезнең төп бурычыгыз– гражданнарның тынычлыгын саклау”,– диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.
«Эчке эшләр органнарында хезмәт кую бервакытта да җиңелләрдән булмады. Сезнең эшегез авыр да, куркыныч та. Коллективыгыз соңгы елларда кайбер күрсәткечләр буенча югары менсә, уңай үзгәреш көтүче өлкәләр дә бар. Яңа җитәкче белән республикада алдынгы урыннарны яуларсыз дип ышанам»,– диде Илнар Хафизов.
Бүген бүлекнең шәхси составы яңа шартларда эшли. Криминаль мөһит гадиләрдән түгел.
Тантаналы чарада ветераннарга да зур хөрмәт күрсәтелде. Алар исеменнән Равил Хаҗиев чыгыш ясый.
Полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге уңай булганда гына җәмгыятьтә тынычлыкка ирешеп була. “Халык безгә ышана икән, бу ышанычны югалтмаска кирәк”,– ди полиция капитаны Ренат Әхмәтшин. Бүген ул җитәкчелек кулыннан Россия эчке эшләр министрлыгының рәхмәт хатын алды.
«11нче сыйныфта укыганда, минем алдымда ике юнәлеш бар иде: югары уку йортына керергә яки милиция мәктәбенә барырга. Мин икенчесен сайладым. Бу юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим»,– диде Ренат Әхмәтшин.
Бәйрәм уңаеннан коллективның алдынгы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.