2014 нче елның 20 нче нояберендә Мамадыш районында Балага хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан чаралар узды. Районның барлык мәктәпләрендә узган чараларда балалар үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап ишетә алдылар. Шәһәрнең 4 нче санлы мәктәбендә Россия эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районындагы бүлекчәсе хезмәткәрләре кабул итү оештырдылар.
Мамадыш районының 14 яше тулган 14 мәктәп укучысы өчен бу көн мәңгегә истә калыр мөгаен. Чөнки алар ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә беренче шәхес таныклыгы документын лдылар.
Тантанада Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мубаракшина, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, хезмәт ветераннары Рәкыйп Мерзин, Фәүзия Хәсәнова катнашты.
Район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән яшь буынны Алена Смирнова тәбрикләде, кунаклар белән берлектә балаларга паспортлар тапшырды. Укучыларга һәм бәйрәм кунакларына илебездә паспорт системасының тарихы турында кызыклы презентация тәкъдим ителде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга изге теләкләрен җиткерде, укуларында зур уңышлар, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яулауны теләде. “Паспорт тулысынча туу турында таныклыкка туры килергә тиеш, шуңа да бу документы алу процессы иң элек ГХАТ бүлегендә башлана” – дип искәртте Фәния Салихзяновна.