Шәһәрдәге хезмәт коллективларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап әзерләгән чыгышлары дәвам итә. Кичә мамадышлыларга сан ягыннан 5нче хәрби–патриотик рухтагы тамашаны тәкъдим иттеләр.
“Язның сигез мизгеле”. Район мәдәният йорты сәхнәсендә шул исемдәге театральләштерелгән музыкаль тамаша куелды. “Җиңүле май” проекты кысаларында тәкъдим ителгән программаны композитор Яруллиннар исемендәге балалар–сәнгать мәктәбе, “Кояшкай” балалар бакчасы, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе коллективлары әзерләгән.
Сценарий чын вакыйгалар һәм фактларга нигезләнеп төзелгән иде. Тамашаның төп геройлары– тумышлары белән Мамадыш районыннан булган Кызыл Армия очучылары. Әсәрнең башыннан азагына кадәр саф, эчкерсез мәхәббәт, ул вакыттагы кешеләр язмышы сурәтләнә.
Үзешчән артистлар ул вакыттагы вакыйгаларны бөтен тулылыгы белән ачарга тырышты. Бер генә тамашачы да битараф калмагандыр. Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның хатыннары хөрмәтле кунаклар буларак чакырылган иде.
Бүген районның төп сәхнәсендә Сон авыл җирлеге сәнгать осталары чыгыш ясый, ә киләсе пәнҗешәмбедә сезне социаль яклау бүлеге, “Өмет” приюты, идарәче компания, исәп–хисап үзәге, “Ак Барс–Мед” коллективлары сәламләячәк.