Районның төп сәхнәсендә кроссворд чиштеләр. “Серле шакмак” дип исемләнгән башваткыч уены мәдәният елы кысаларында оештырылды. Әлеге чараның үзенчәлеге һәм җиңүчеләре хакында– киләсе материалда.
Билгеле булганча, 2014нче ел мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Шунлыктан, интеллектуаль бәйгенең төп геройлары сәнгать тармагында хезмәт куючылар. “Серле шакмак” дип исемләнгән чараның беренчесендә катнашучылар ялгызлары гына баш ватса, бу юлысы командалар икешәр кешедән гыйбарәт.
Районның төп сәхнәсендә 3 иҗади дуэт очрашты. 1нче сан астында Урта Кирмәннән Ләйлә һәм Ришат Абдуллиннар гаиләсе чыгыш ясады. Икенче пар Шәдчедән әниле–кызлы Альбина һәм Айгөл Вәлиевлар иде. Өченче команданы Гришкино авылыннан Люба һәм Лаврентий Мозафаровлар тәшкил итә.
Башваткычтагы сорауларның күпчелеге мәдәният өлкәсенә кагылышлы иде. Сорауларга җавапка бирү өчен уенчылардан төймәгә алдан басып өлгерү таләп ителде. Бу яктан Вәлиевалар өлгеррәк булып чыктылар. Шуңа күрә дә Альбина белән Айгөл иң күп очко җыйды. Абдуллиннар һәм Мозафаровлар да үзләренең тикмәгә генә мәдәният өлкәсендә эшләмәүләрен дәлилләделәр. Моннан тыш парлар тамашачыларга үзләренең музыкаль номерларын да әзерләгәннәр.
Катнашучыларга җанатарлар булып килгән якташлары да җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр.
“Серле шакмак”ның җиңүчеләре булып Альбина һәм Айгөл Вәлиевалар танылды. Икенче урында Ләйлә һәм Ришат Абдуллиннар.
Һәр парга, шулай ук актив тамашачыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Сүз уңаеннан, әлеге бәйгегә кроссвордны Зөлфия Ахунҗанова төзегән.