Район башкарма комитетының административ комиссиясе авыл җирлекләрендәге экологик хәл белән танышуын дәвам итә. Шундый рейдларның чираттагысы Шәдче төбәгендә үтте.
Мондый рейдлар район башлыгы имзалаган махсус график нигезендә һәр җирлектә дә үткәрелә. Бу юлысы административ комиссия вәкилләре Шәдче җирлегендә булып, андагы экология өлкәсенә караучы вәзгыять белән танышты. Алар торак пунктларның урамнарын, яр һәм чокыр буйларын карадылар, җирле халыкка аңлату эшләре үткәрделәр.
Комиссия ачыклаган кимчелекләрнең күбесе җирлектәге төзекләндерү кагыйдәләрен бозу өлкәсенә кагыла. Мәсәлән, капка төпләрендә рөхсәтсез төзелеш материалларын саклыйлар, икенчеләр йортлары янындагы буш участокка тирес, утын өеп куйганнар. Шулай ук рейдта йөрүчеләр таралып ятучы машина кузовлары, металл өемнәренә дә юлыкты. Әлеге күренешләрне фотоаппаратка да теркәп бардылар. Административ хокук бозучыларга беркетмә һәм язмача кисәтүләр тутырылды.