Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеге хакында иң кечкенә шәһәрдәшләребез һәм аларның әти–әниләренә дә сөйләделәр. “Теремок” мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә шушы темага багышланган чара үтте. Тулырак итеп, алдагы язмада.
Уен кырында “Сигнал” һәм “Светофор” командалары очраша. “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сыныйлар, җитезлектә һәм тапкырлыкта ярышалар. Әти–әниләре һәм якыннары тамашачы урынында. Сабыйларның чыгышын жюри вәкилләре бәяли.
Уенда катнашучылар өчен дистәдән артык бирем әзерләнгән иде. Алар яңа этапка әзерләнгән арада әлеге кичәгә чакырылган кунаклар да чыгыш ясады. Мамадыш районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Фатыхов, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе филиалы директоры Лилия Никифорова балаларга, әти–әниләргә мөрәҗәгать итеп, юлларда игътибарлы булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырдылар. ЮХИДИ вәкилләре уенда катнашучыларга бүләкләр дә әзерләгән иде. Аларны ярышка нәтиҗә ясагач тапшырдылар.