13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне буларак билгел1әп үтелде.

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне буларак билгел1әп үтелде. Россиядә исә әлеге датаны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Бу уңайдан, безнең иҗат төркеме якташыбыз Шәмсия Хәмидуллина белән очрашып кайтты. Аның күрү сәләтеннән мәхрүм калуына дистә елдан артык гомер узган.

Шәмсия Хәмидуллинаның да иртә белән уянуга, башкалар кебек үк рәхәтләнеп күзләрен ачып җибәрәсе килә… Әмма күңелләрне сөендереп, эчкә җылылык өстәүче кояш яктысы аның күзләрен чагылдырмый шул… Һаман да караңгылык… Иксез-чиксез салкын караңгылык… Бу халәттә ул инде 15нче елын яши.

 Шәмсия Хәмидуллина 1921нче елны районыбызның Норма авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе ала ул. Иң элек шәхси хуҗалыкларында ярдәм итсә, соңрак колхоз эшенә чыга. Ә 16 яшьлек чагында аны караклыкта гаепләп Владивостокка озаталар. Гаепсез булуы акланганчы төрмә ашханәсендә эшли.

Мин бер эштән дә курыкмадым. Кая кушсалар, шунда хезмәт куйдым. Тик торырга яратмадым,– ди Шәмсия Хәмидуллина.

Ул Даут исемле ир–егеткә кияүгә чыга. Бергә 50 еллап матур гомер кичерәләр. 3 балалары туа. Бүген аларның 9 онык һәм 11 оныкчыклары бар. Бөек Ватан сугышы ветераны Даут абый 20 ел элек якты дөньядан китеп барган. Бүгенге көндә героебыз Мамадыш совхозы бистәсендә, кызы Әлфинур апа тәрбиясендә яши.

Героебыз озак еллар Мамадыш совхозында, терлекчелек тармагында хезмәт куя. Тырышлыгы һәм намуслы булуы бәрабәренә күп кенә мактау билгеләренә лаек булган ул.

Сукырлык - куркыныч яңгыраса да,  Аллаһы Тәгалә күрү бәхетеннән мәхрүм итсә дә, Шәмсия апа төшенкелеккә бирелеп ятучылардан түгел. 94нче яше белән барса да, күңеле һаман көр аның. Безгә җырлап та күрсәтте.

Дөньяның барлык илләрендә 13нче ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. Әлеге дата уңаеннан, Шәмсия апа Хәмидуллина гаиләсендә Мамадыш совхозы китапханәсе хезмәткәрләре дә кунак булды. Алар героебызга кечкенә генә бүләкләр дә әзерләгән.

Күрмәүче инвалидның эмблемасы Ак таяк булса, Шәмсия апаның тормыш маягы– кызы Әлфинур ханым. Барлык эштә дә ярдәм итүдән тыш, ул аны көн саен дөньядагы яңалыклар белән дә таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International