Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

     Районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов инициативасы белән Бөек Җинүнең 70 еллыгын каршылап спектакль конкурсы игълан ителгән иде.  Һәр авыл җирлеге районыбыз сәхнәсендә үзенең спектаклен хөкемдарларга тәкъдим итә. 14 ноябрь көнне Сон авыл җирлеге үзешчәннәре Сәет Шәкуровның “Тол хатыннар, тол кызлар” исемле драмасын тамашачыларга күрсәтте. Илебез өстенә төшкән ачы сугышны чагылдырган бу драманы тамашачылар күңеленә үтеп керерлек итеп уйнаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре: Гүзәлия Фаляховага, Фәрит Хузинга, Кече Сон урта гомум белем мәктәбе директоры Тәнзилә Сайфуллинага, укыту – тәрбия буенча директор урынбасары Эльмира Нигматуллинага, оештыручы – педагог Энҗе Билаловага, Сон авыл җирлеге секретаре Венера Хабибуллинага, Кече Сон балалар бакчасы мөдире Гөлнара Мухаметхановага, Кече Сон мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Рахимовага, Югары Сон мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гариповага, сәнгать җитәкчесе Ринат Зәкиевкә, ООО “Мамадыш Продкорпорация” умартачысы Рәүф Юсуповка, пешекчесе – Гөлия Авхадиевага, сыер савучысы – Энҗе Гилязетдиновага, газ операторы- Фәнис Вәлиевкә Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Петровна тамашачылар исеменнән зур рәхмәтен җиткерде.

Сугыш афәтен беребезгә дә күрергә язмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International