Беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырдылар. Проектны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Мәдәният министрлыгы оештыра.

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырдылар. Проектны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Мәдәният министрлыгы оештыра. Көндәлектә Татарстанның йөзек кашы булырдай мәдәни учаклар хакында да, тарихи мәгълүматлар да, балалар өчен башваткычлар да урын алган. 

Районның үзәк китапханәсендә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына рәсми старт бирелде. Мондый чара Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә үткәрелгән. Тантаналы чарада шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы 232 беренче сыйныф укучысы катнашты. Ә район буенча мондый көндәлекләр 400 якын балага бирелә.

Милли киемнәрдән булган үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният дәресен ачып, иң элек районыбыз, аның кыскача тарихы, күпмилләтле халкы, уңышлары хакында сөйләделәр. Очрашуга китаплар патшабикәсе дә килгән иде. Нәкъ менә ул беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге белән таныштырды да инде. Әлеге проект республика бюджетыннан финанслана. Көндәлек белгечләр тарафыннан баланың психологиясен һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшләрен күздә тотып төзелгән. Анда Татарстанның йөзек кашы булырдай мәдәни учаклар хакында да, тарихи мәгълүматлар да, балалар өчен башваткычлар да урын алган. Укучы мәдәни чарада кайчан булганын билгеләп барсын өчен аерым бит тә әзерләнгән. Анда шулай ук, мәдәни учреждениедә булуны раслаучы наклейка ябыштырыга мөмкин.

Китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп: “Әгәр сезнең кебек бәләкәй чакта безнең дә шундый көндәлегебез булса, барлык музейларны, театрларны, концертларны йөреп чыгар идек. Алай гына да түгел, үзем белән әти-әниләрне, дусларымны да алыр идек. Сез дә кайткач, әти-әниләрегездән үзегезне театр-концертларга алып баруны сорагыз”,– дип әйттеләр.
Мәдәни чараларда иң күп йөрүчеләр арасында район һәм республика күләмендә конкурс үткәрелә. Җиңүчеләр ТР Президенты оештырган Яңа ел бәйрәменә юллама һ.б. бик күп бүләкләр ота ала. Бәйгедә индивидуаль рәвештә дә, сыйныф белән дә катнашырга мөмкин. Шулай ук, балаларын мәдәни чараларга йөрткән әти-әниләрнең дә иң культуралыларын билгеләп үтү ниятләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International