Мамадыш казылыгы “Иң яхшы” исемен алды. Башкалабыз Казанда “Докторская” колбасаларын бәяләделәр.

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Мамадыш казылыгы “Иң яхшы” исемен алды. Башкалабыз Казанда “Докторская” колбасаларын бәяләделәр. Экспертиза үткәрү өчен безнең шәхси эшмәкәр “Мотыйгуллин Р.М.” оешмасында җитештерелгән продукция дә катнашты. Аннан тыш, тестлаштыруда “Фабрика качества“ җитештерү компаниясе”, “Йошкар Ола ит комбинаты”, “Регионопродукт-Повольҗя”, “Челны-мясо” һәм “Сызрань ит комбинаты” җәмгыятьләре продукцияләре дә катнашкан. Мәгълүм булганча, әлеге җәмгыятьләрнең эшләнмәләре Татарстан кибетләрендә сатыла. Колбасалар биш күрсәткеч буенча бәяләнгән: тышкы кыяфәте, консистенциясе, төсе, фаршның кисемдәге кыяфәте, шулай ук зурлыгы һәм формасы. Нәтиҗәдә, Мамадышның шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин предприятиесендә җитештерелгән казылык иң яхшысы дип танылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International