Балаларга суга керү өчен нибары сәламәт булуы хакында белешмә генә кирәк!

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Балаларга суга керү өчен нибары сәламәт булуы хакында белешмә генә кирәк! Шулай ук йөзү теләге, күзлек һәм башлык та төп шарт булып тора. 

Әлеге бассейнга балалар атнаның 3 көнендә йөри. Күнегүләр традиция буенча җылыну өчен хәрәкәтләр ясаудан башланып китә. Ә алга таба– иң кызыгы. Укучылар бер–бер артлы суга керә башлыйлар. Башта бераз гына йөзеп килергә кирәк, аннан, күнегүләр башлана. Күбесенең яраткан хәрәкәтләре дә бар икән инде. Тренер–укытучылары Юлия Солтанбәкова әйтүенчә, биредә олимпия чемпионнары әзерләнми. Алар өчен иң мөһиме– балаларның сәламәтлекләре нык булу. Күнегүләр комплексы әнә шул максатны күздә тотып төзелә дә инде.
Бу уку елында бассейнга 72 укучы йөри. Алар 4 төркемгә бүленгән. Иң кечкенәләре– 1нче сыйныфка йөрүчеләр.
"Мин бирегә беренче тапкыр килгәннән соң, үземнең дустымны да чакырырга булдым. Монда бик ошый",– ди Аяз Әдиуллин.
Бассейнның тирәнлеге 160 см. Суның температурасы +28 градус. Күнегүләр укучылар өчен бушлай оештырыла. Иң мөһиме сәламәт булу хакында белешмә генә кирәк. Балаларны бу тирәнлек куркытмый. Чөнки тренерлары һәрвакыт янәшәдә.
"Бассейнга йөрү балаларны физик яктан чыныктыра гына. Кайберләре сколиоз белән авырга була. Ә гомумән, монда йөрү өчен каршылыклар юк дияргә дә мөмкин. Түгәрәкләргә ишетү һәм тын юлларында авырулары булганнар гына алынмый",– диде Юлия Солтанбәкова.
Йөзү түгәрәгенә йөрергә теләүчеләр өчен урыннар бар. Моның өчен тренерга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International