Районыбыз җитәкчелеге, өлкәннәр көне белән котлап, райондагы барлык пенсионерларга Мамадыш шәһәредә экскурсиядә булу мөмкинлеге тудырды.

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

    Районыбыз җитәкчелеге, өлкәннәр көне белән котлап, райондагы барлык пенсионерларга Мамадыш шәһәредә экскурсиядә булу мөмкинлеге тудырды.

17 октябрь көнне экскурсиядә Сон авыл җирлегеннән 44  пенсионер  булып кайтты. Көн яңгырлы булуга карамастан, һәрберсенең күңеле шат, йөзләре көләч иде.

Өлкәннәребезне авылдан автобус белән килеп алдылар. Алар килүгә инде шәһәр башында экскурсоводлар – район музее хезмәткәрләре көтеп тора иде. Җиңү паркы, “Олимп” Боз сарае, мәчет, мәдрәсә, Нократ ярындагы ял паркы, музей һ.б. күп кенә күренекле урыннарда булдылар. Шәһәр белән танышканнан соң, өлкәннәребез “Диләрә” кафесында тамак ялгап алдылар.

-       Безне шушылай ял иттергәннәре өчен район җитәкчеләренә, музей хезмәткәрләренә, “Диләрә” кафесы хезмәткәрләренә, шоферларга Аллаһының рәхмәте булсын! –дип таралышты алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International