Үзара салым акчасына Сон авыл җирлегенең Югары Сон, Кече Сон, Урта Сон авылларында юлларга таш түшәлде. Югары Сон авылында Совет урамына – 300м, Ворошилов урамына – 300м, Кече Сон авылында Гагарин урамына – 400 м, Урта Сон авылының Г.Тукай урамына – 400 м юл салынды. Барлыгы 689 мең сум акча каралган иде, ООО “Строймелиорация” гә күчерелде, барысы да юл салуга тотылды.