Яңа һиҗри ел белән!

2014 елның 7 ноябре, җомга

Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләр!

24 октябрь көне тәмамланып, ахшам намазына азан әйтелү белән Яңа – 1436 нчы һиҗри ел үз көченә керде. Ул – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылуы (күченүе) белән бәйле ел исәбе. 1 мөхәррәм   – Яңа елның беренче көне. Ислам динен тотучы яки аңа хөрмәт белән караучы райондашларыбызны ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбриклибез.  Аллаһ Тәгалә барчабызга саулык-сәламәтлек, иҗтиһадта уңышлар, иман ныклыгы, илебезгә иминлек насыйп әйләсен. Яңа ел дингә килеп җитә алмаганнарга гамәл-гыйбадәтне башлау, намазларга басу елы булса иде. Амин.
Илһам хәзрәт Миннегалиев,
Мамадыш районы мөхтәсибе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International