Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Никахлары күктә язылган
2014 елның 7 ноябре, җомга
Миләүшә белән Галимҗан Ибраһимовларның никахы күктә язылган дисәм дә, ялгыш булмас.
Саф мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү, юл кую, татулык, сабырлык... –менә бу сыйфатларның барысы да бар аларда. Бу гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен, аларның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бер-берсенә булган җылы мөгаләмәсе карашларыннан ук күзгә ташлана. Миләүшә ханым тормышның ачысын-төчесен татып, ишле гаиләдә үсеп, бик яшьли тормыш арбасын җигелеп өстерәгәнгә физик һәм рухи яктан бик көчле, тырыш, сабыр була. Ул башта кибетчелеккә укыган, кибеттә эшләгән. Соңрак салым инспекциясендә өлкән инспектор булып хезмәт куйган. Әгәр бу сыйфатларга ия булмаса, биеме Сания апа белән, ике кыз туган кебек, тату һәм матур итеп яши алырлар идеме икән? Ә тормышның сынаулары күп. Яшибез икән – сыналабыз, дигән сүз. Кемгә байлык, дан-дәрәҗә биреп, кемнедер бәла-казалар аша сыный бугай язмыш. Сынауларны Галимҗаны белән бергә күтәрәләр. Сынмый-сыгылмый җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан кеше ул Миләүшә ханым. Сокланырлык та, үрнәк тә алырлык. Әйбәт кеше булып чыкты аның Галимҗаны. Сания апа белән Мәүлетҗан абыйның өч уллары, ике кызлары була. Галимҗан абый – иң өлкәне. Гаиләдәге малайлар барысы да яхшы укыганнар, югары белем алганнар. Галимҗан абый тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган, күп кенә җитәкче урыннарда эшләгән. Башта Галимҗан абыйның әтисе Мәүлетҗан абый бакыйлыкка күчә. Сания апа да нык авырый башлагач, Галимҗан абый белән Миләүшә апа аны һәм авыру ике сеңелләрен үз яннарына алалар. Сания апа өч-дүрт ай урын өстендә ятты. Миләүшә апа аны кадерләп тәрбияләп, ул дөнья куйгач, бар йоласын үтәп, соңгы юлга озатты. Биеме әле аңында чакта: “Миләүшә, бар өметем синдә, бу балаларны сиңа калдырам, ташлама тәрбиялә инде аларны...” – дип ялварган. Башта кече кыз Гүзәлия үлеп китте. Гарип булса да, ул аягында йөри иде әле. Бөтенләй урын өстендә яткан Вәзиләне Сания апа үлгәч, Миләүшә апа 6 ел карады. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Галимҗан абый, нәрсәдер төзәтә-ясый. Теле ачылып бетмәгән оныгы юкка гына “дәү әтием” дип атамыйдыр инде. Шуңа да, һәрьяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә аларда. Әлеге кояшлы йорттан кунак өзелми. Табынны тырыш хуҗабикә үстергән мул уңыштан әзерләнгән тәм-томнар бизи. Бу бакчада нинди генә җимешләр үсми?! Алма, чия, груша, слива, виноград дисеңме? Мич ашы да кешесенә карап кына уңа бит ул. Ул пешергән бәлешләр ашап туйгысыз. “Минут саен шөкер итсәм дә, аз булырдыр кебек тоела”,–ди Миләүшә апа. Аллага шөкер, тормышлары хәзерге вакытта бар яктан да түгәрәк. Шуны әйтәсем килә: hәрвакыт әниләрне сөендереп, хөрмәт итеп яшәгез, аларның догаларын алырга тырышыгыз. Әниләрнең догалары кабул була ул. Әтиләрне дә хөрмәтләгез. Шул вакытта сезнең тормышыгыз да hәрвакыт уңай булыр. Улы һәм килененә хәер-фатихасын калдырып киткән Сания апаның, аның мәрхәмәт-ярдәмен тойган үз әнисе, туганнары, күрше-күләннең теләкләре тормышка ашты: балалары искиткеч инсафлы, тыйнак, итагатьле, әти-әниләре кебек эш сөючән булып үстеләр. Мәктәптә яхшы укыдылар, югары уку йортларында укыганда да сынатмадылар. Олы уллары Сирень район башлыгының туризмны үстерү һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча ярдәмчесе булып эшли, Венер исә теш табибы, кызлары Чулпан медицина университетында белем ала. Киленнәре Гөлназ, Гүзәл дә үзләренә ошап килгән. “Бу дөньяның иң зур байлыгы“ – тәрбияле хатын, – диләр. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гаилә коручы кешегә бәрәкәтен Аллаһы Тәгалә үзе бирә. 5 оныкларын да ислам дине нигезендә тәрбиялиләр. Ике улы җомга намазын җәмәгать белән укый. Сөбханалла. Сокланам бу гаиләгә.
Фирая Мингалиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз