5 ноябрь көнне “Мамадышның туган якны өйрәнү музее” хезмәткәрләре, шәһәренең 4 нче санлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларына, Тулбай авылы “ Ш.Маннур музей- китапханәсенә” экскурсия оештырдылар. Безне, музей җитәкчесе, Римма Петровна каршы алды. Ул балаларны Шәйхи Маннурның тормыш юлы белән, ул яшәгән чорда кулланылышта булган тормыш – көнкүреш эйберләре һәм кием – салым белән таныштырды. Балалар түбәтәй , калфаклар киеп фотога төштеләр. Музей- китапханәгә түгәрәккә йөрүчеләрнең эшләрен карадылар. Экскурсия – тамашадан кунаклар бик канәгать калдылар.