Балалар хакын хаклап

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
“Агымсу дулкыннары“ клубы чираттагы очрашуын шәһәребездәге 1нче санлы мәктәптә үткәрде.
 
Җирле шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз районыбызның күп кенә мәктәпләрендә булып укучылар белән иҗат серләре белән уртаклашсалар да, шәһәребездәге 1нче санлы мәктәптә бер генә тапкыр да булганнары юк иде әле. Ә бит әлеге урта гомумбелем бирү учреждениесендә дә каләм тибрәтүчеләребез бар. Соңгы елларда аннан “Арабелла“ теплоходы капитаны Роман Лизалин, танк биатлоны буенча Халыкара ярышта җиңү яулаган экипаж командиры Ринат Һадиев кебек Мамадышыбызның данын Россия күләмендә таныткан егетләр дә үсеп чыкты. Укучылар очрашуга килгән әдипләрнең шигырьләрен дә сөйләргә әзерләнгәннәр иде, Диана Исаева үз иҗат җимеше белән дә таныштырып узды. Укытучылары, директор урынбасары Рәйсә Әхмәтҗанова, китапханәче Фария Иванова җитәкчелегендә егетләр кызлар кунакларга сорауларны да аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын өйрәнеп әзерләгәннәр.Әдипләребез Вахит Галиев, Вәрис Гали, Рафаил Газизов, Рәим Гобәев, Рәсимә Галиева һәм Гөлнур Васыйлова укучыларны иҗат үрнәкләре белән таныштырып кына калмадылар, киңәшләрен дә бирделәр. Сәгать ярымга сузылган очрашу аларның күңелләрендә дә иҗат чаткылары уятмый калмагандыр. Чөнки һәр әдипнең олы әдәбиятка юлы нәкъ менә мәктәп елларыннан башлана. Кунаклар мәктәп китапханәсенә үз җыентыкларын да бүләк итеп калдырдылар.   
 
 

Минневәрис Мингалиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International