Сез бер тапкыр да аяк киемен киеп йөрмәдегез, ләкин размеры, формасы яки фасоны ярамау сәбәпле кибеткә кире кайтарага булдыгыз, сатучы якты ут белән кораллана һәм табанының һәр сантиметрын җентекләп өйрәнә- бу күпләргә таныш күренеш. Әмма бу җентеклелек артында хезмәткәрнең шәхси шикләнүе түгел, ә закон һәм ваклап сату бизнесының кырыс икътисадый чынбарлыгы белән бәйле кырыс гамәлләр алгоритмы тора. Белгечләр, үз чиратында, мондый төгәллекнең төп сәбәпләрен аңлаталар: 1. Товар төрен тикшерү («Кулланучылар хокукларын яклау турында " РФ Законының 07.02.1992 елгы 2300-I номерлы 25 маддәсе). Закон буенча кулланучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны 14 көн эчендә кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин (сатып алу көнен санамыйча), әгәр ул үлчәме, формасы, фасоны, төсе яки комплектациясе буенча туры килмәгән булса. Әмма закон катгый шарт куя: товар кулланылышта булырга тиеш түгел.
Фурнитураның торышы: молниялэр бербөтен булырга тиеш, баулар махсус тартылмаган һәм катлаулы төеннәр белән бәйләнмәгән, липучкалар йон белән тулмаган булырга тиеш.
Закон шулай ук куллану үзлекләрен һәм пломбаларны саклауны таләп итә. Аяк киеме очрагында моңа еш кына фабрика тартмасын, фирма пакетларын, форма тотучы распоркаларны, кайвакыт запас набойкаларны яки өстәмә бауларны кертәләр. Әгәр тартма ертылса, аны саклау өчен файдаланырга ярамаслык итеп изелсә, яки эчкә чит әйберләр ташланса, кибет кире кайтарудан баш тартырга мөмкин, чөнки бу товарны киләсе сатып алучыга тулы бәягә сату катлаулырак булачак.
Сыйфатсыз товарны кире кайтару аермасы: Әгәр ботинкалар өч көннән соң табаннан купса, башка механизм гамәлдә булыр иде (законның 18 маддәсе). Бу очракта иң мөһиме — завод кимчелеге булуын исбатлау. Сыйфатлы товарны кире кайтарганда товарның куллануда булмавын дәлил итү йөге кеибетче өстенә ята, шуңа күрә сатучы һәр миллиметрны тикшерергә мәҗбүр.
Аяк киемен басып киеп карау, йореп карау - бу сезнең тулы хокукыгыз. Әгәр аяк киеме ярамаса кибетче башта сезгә башка зурлыктагы шундый ук товарга алмаш тәкъдим итәргә хокуклы (әгәр ул бар икән), әгәр туры килгән товар мөрәҗәгать итү вакытында сатуда булмаса- сез акчаны кире кайтаруны таләп итә аласыз.