Бүген Мамадыш сайлау участогында халык аеруча күп һәм бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә. Үзләренең гражданлык бурычын үтәргә Камалеевларның зур һәм тату гаиләсе килгән.
Гаилә башлыгы Алмаз һәм аның хатыны Лилия дүрт бала - ике кыз һәм ике ул тәрбиялиләр. Ир белән хатын сүзләренә караганда, аларның гражданлык бурычы бүген үз тавышларын бирү генә түгел, үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк күрсәтү.
Алмаз Камалеев участокка чәчәк бәйләме алып килде - бүген гаиләдә икеләтә бәйрәм. Яраткан хатыны Лилия өчен бу көн үзенчәлекле: ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Камалеевларга ярдәм итәргә аларның туганнары — әти-әниләре, апалары һәм аларның гаиләләре дә килгән. Участокка барысы 13 кешедән торган бердәм команда килде. Әйтергә кирәк, мондый гаиләләр районыбызның чын горурлыгы. Камалиевларга актив тормыш позициясе, ныклы гаилә традицияләре һәм туган як һәм илнең киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге өчен рәхмәт!