«Тынгысыз йөрәкләр» тволонтерлары үзләренең гражданлык бурычларын беренчеләрдән булып үтәделәр

2026 елның 19 сентябре, шимбә

        «Тынгысыз йөрәкләр» волонтерлык хәрәкәте активистлары бүген беренчеләрдән булып Мамадыштагы 1868нче сайлау участогына килделәр. Бу өлкән буын кешеләре -  алар өчен бурыч, җаваплылык һәм башкалар турында кайгырту тормыш кагыйдәсенә әверелгән инде.

        Алар үзләренең гражданлык бурычларын иртәдән үк үтәргә карар кылдылар, илнең киләчәге өчен тавыш бирделәр. Ял көне булуга карамастан, аларны алга таба хезмәт көннәре көтә бит. Тавыш бирүдән соң ук волонтерлар гуманитар Үзәккә юнәлделәр. Анда "Тынгысыз йөрәкләр" үзләренең мөһим һәм кирәкле эшләрен дәвам иттерделәр: маскировка ятьмәләре үрәләр һәм безнең сугышчылар өчен җыелмалар — коры душ , ашлар һәм үлән чәйләре җыялар.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International