2026 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы тарафыннан Мамадыш муниципаль районы буенча планнан тыш дүрт документар тикшерү уздырылган.
Алар өчен Мамадыш районы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган материаллар нигез булды. Контроль чаралар нәтиҗәсендә түбәндәге хокук бозулар ачыкланды: стационар булмаган сәүдә объектында алкоголь сату - 1 очрак.
алкогольле продукцияне куллану вакыты чыканнан соң сату - 2 очрак.
озату документларыннан башка сату - 1 очрак.
продукцияне ЕГАИСта теркәлмичә сату - 3 очрак. МП ГИСта ("Гадел билге") мәгълүматлар тапшырмау - 3 очрак.
Барлыгы 12 хокук бозу факты теркәлгән. Тикшерү барышында законсыз әйләнештән 258,4 литр сыра һәм сыра продукциясе алынган. Һәр факт буенча административ беркетмәләр төзелде, материаллар гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен судка җибәрелде.