Инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру максатларында Мамадыш муниципаль районы территориясендә район башлыгы каршында Инвестиция советы төзелде.

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

          Инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру максатларында Мамадыш муниципаль районы территориясендә район башлыгы каршында Инвестиция советы төзелде.

           Советның төп бурычы булып түбәндәгеләр тора:

         - район территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларын карау һәм озата бару; · инвесторларда барлыкка килә торган мәсьәләләрне «бер тәрәзә»форматында оператив хәл итү;                       - бизнеска ярдәм итү чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

           -  инвестиция ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген мониторинглау һәм яңа эш урыннары булдыру.

        Совет утырышлары ай саен уздырылачак. Беренче утырыш 2026 елның апреленә планлаштырылган. Совет составына администрациянең структур бүлекчәләре җитәкчеләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, эшмәкәрлек бергәлеге вәкилләре керде.

     "Инвесторлар белән даими диалог һәм административ киртәләрне оператив рәвештә бетерү — районның тотрыклы икътисадый үсеше өчен төп шартлар. Без тәкъдимнәргә ачык һәм проект инициаторларына тулы ярдәм күрсәтергә әзер", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

       Өстәмә мәгълүмат: Мамадыш муниципаль районы башлыгының инвестицион үсеш буенча ярдәмчесе Борисов Евгений Геннадьевич тел.: +7 (85563) 2-20-23 E-mail: Evgeniy.borisov@tatar.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International