Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты делегациясе Мамадышта МХО дәге хәрбиләрнең  туганнары белән очрашты. 

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

        Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты делегациясе Мамадышта МХО дәге хәрбиләрнең  туганнары белән очрашты. 

         Мамадышка Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты активы килде. Чара «ММД» яшьләр үзәге базасында узды, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары да  килгән иде.

              Очрашу төрле язмышлы кешеләрне берләштерде: алар арасында ирләрен югалткан әниләр дә, хатыннар да, якыннарын өметләнеп көтеп торучылар да бар иде.

          "Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты " җитәкчесе Ангелина Галимова мөрәҗәгать итүчеләргә оешма күрсәтә торган ярдәмнең киң спектры турында сөйләде.

         "Без министрлыклар һәм ведомстволар белән тыгыз элемтәдә эшлибез-алар безгә проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә ярдәм итәләр. Өстәвенә, ТР Иҗтимагый палатасы белән конструктив багланышлар җайга салынган», — диде Ангелина Галимова.

       Комитет вәкилләре үз эшләренең төп юнәлешләренә җентекләп тукталдылар. Оешма хәрбиләрнең туганнарына һәм сугышчыларның үзләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, өч төп өлкәгә аерым игътибар бирә: психологик ярдәмгә, гуманитар ярдәм җыюга һәм китерүгә, шулай ук гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International