Мамадыш финалга чыкты!

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

      21-22 март көннәрендә Лаешта «Созвездие — Йолдызлык»XXVI фестиваленең зона этабы узды.

      Район мәдәният йорты сәхнәсендә Питрәч, Мамадыш, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарыннан 1300гә якын катнашучы үз талантларын тәкъдим итте. Фестиваль «яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уза.

     Мамадыш районыннан 200гә якын бала лаеклы чыгыш ясады. Районыбыздан барлыгы 31 номер: 3 хореография коллективы, 2 вокаль ансамбль, «вокал соло» солистлары һәм конферансье чыгыш ясады. Чыгышларның төп темасы Ватанны саклаучыларның батырлыклары һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлегенә багышланган иде.

    Без үзебезнең талантларыбыз белән горурланабыз! Зона этабы йомгаклары буенча финалга Мамадыш районыннан 13 номер чыкты. Бу турыда тулырак русча вариантта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International