Район мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык»ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу туры uала-концерты узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

        Район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу туры гала – концерты узды. Бу зур күләмле иҗат бәйрәме эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз осталыкларын күрсәтүче яшь артистларны җыйды. Фестиваль «яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уза.

        Чыгыш ясаучылар арасында инде үзләрен таныткан җырчылар да, яңа, якты йолдызлар да бар иде, аларның тавышлары һәм артистлыклары тамашачыларның йөрәкләрен яулап алды.

        Дәртле бию номерларыннан алып тирән эчтәлекле вокал башкаруларына кадәр-һәр катнашучы үз чыгышына җанын салды, жюрины буйсындырырга һәм әлеге абруйлы конкурс баскычлары буйлап узарга омтылды.

       Бу фестиваль-ярыш кына түгел, ә чын талантлар җыелган урын, монда булачак эстрада йолдызлары туа, ә тамашачылар позитив һәм илһам ала.

           22 март көнне яшь талантларыбызны Лаеш шәһәренә зона туры көтә.

             Без балаларга уңышлар телибез!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International