Мамадыш районында зур реконструкциядән соң үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген ачу тантанасы узды. Бу вакыйга районның сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүдә мөһим адым булды.
Ачылу тантанасында Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова һәм "Мамадыш үзәк район хастаханәсе" ДАССОның баш табибы Руслан Гарипов катнашты. Визит барышында мәртәбәле кунаклар капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләделәр, яңартылган биналарны карадылар һәм бүлекчәгә килгән яңа медицина җиһазлары белән таныштылар.
Инфекция бүлеге «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча реконструкцияләнде. Яңартылган бүлек йогышлы авырулы пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм медицина персоналы өчен заманча шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.