Мамадышта 2025 елда район сәламәтлек саклау системасы эшенә йомгак ясалды

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

       Бүген район үзәк хастаханәсенең актлар залында 2025 елга йомгаклау коллегиясе узды.

      Анда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Ильич Никитин, «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Руслан Заһир улы Гарипов катнашты.

       Чарада 2025 елда сәламәтлек саклау системасы эшенә йомгаклар ясалды. "Пациентка йөз тоту-безнең өстенлек!",- дип баш врач Руслан Гарипов докладын нәкъ менә шул сүзләрдән башлады. Анда ул хастаханәнең эшчәнлеге һәм Мамадыш районы сәламәтлек саклау системасының 2026 елга планнары турында сөйләде. Утырышта Мамадыш үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Гарипов район халкына күрсәтелгән медицина ярдәменә җентекле анализ ясады. Диспансер күзәтүе мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Баш табиб сүзләренчә, пациентларның мониторингын көчәйтү аларның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртырга һәм катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. » Районда медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе көн саен яхшыра бара", — дип билгеләп үтте үзенең докладында Руслан Гарипов.

      Эшнең мөһим аспектлары булып район халкының тормыш сыйфатын яхшырту, үзәк район хастаханәләренә һәм авыл ФАПларына, амбулаторияләргә яңа белгечләр җәлеп итү, шулай ук күрсәтелә торган медицина ярдәмен тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк матди-техник базаны яңарту тора. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин ассызыклаганча, үлүчеләр саны кимү-барлык структураларның уртак эше нәтиҗәсе.

       "Без бергәләп үлемне киметү өстендә эшлибез, бу безнең уртак бурычыбыз. Туучылар санын арттыру һәм районга медицина кадрларын җәлеп итү буенча да эшне көчәйтү мөһим", — дип белдерде Вадим Никитин. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова Мамадыш үзәк район хастаханәсе эшенә югары бәя бирде, хастаханәнең республиканың алдынгы үзәк район хастаханәләре рәтенә керүен билгеләп үтте.

           «Мамадыш үзәк район хастаханәсе тотрыклы югары нәтиҗәләр күрсәтә. Шул ук вакытта безгә халык белән багланышларны яхшырту буенча эшне дәвам итәргә, диспансерлаштыруны киңәйтергә кирәк, бөтен коллективка район халкын сыйфатлы медицина ярдәме белән өзлексез тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәм". Медицина советы нәтиҗәләре буенча хастаханәнең иң яхшы хезмәткәрләре эше билгеләп үтелде.

      Чара Мамадыш районының сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткән медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International