Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз!

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

7 мартта Мамадышның үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Бу шимбәдә аны Шәдче икътисадый зонасы хезмәтчәннәре оештыра. Шулай ук сәүдә рәтләрен районыбызның фермерлары, предприятиеләре, товар җитештерүчеләре биләячәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары экологик чиста продуктларны бәйрәм өстәленә кулай бәяләрдән сатып ала алачак.

Башлана 7.00 сәгатьтә.

Барыгызны да  ярминкәгә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International