Чара Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, Мамадыш районы прокуроры Артур Князев катнашында узды. Көн тәртибендә шәһәр тормышына һәм анда яшәүчеләргә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Төп игътибар төзекләндерү, социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм башка темаларга бирелде.
2025 елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга планнар турында төп доклад белән Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Раил Дульмиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә проектлар гамәлгә ашырылган. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын яңарту һәм территорияләрне яшелләндерү буенча эшләр башкарылды. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Ушма елгасы аша Октябрьнең 18 еллыгы һәм Чапаев урамнарын тоташтырган Яңа күпер төзелеше зур вакыйга булды. Шулай ук Җиңү урамына ремонт ясалган, бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында аеруча символик булды.
Куркынычсызлык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышу кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау һәм гражданнарның мошенниклык схемалары турында хәбәрдарлыгын арттыру чаралары күрсәтелде.
Шәһәр халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм үз тәкъдимнәрен керттеләр.
Район башлыгы Вадим Никитин барлык проблемаларның контрольгә алыначагын һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәген белдерде.