2026 елда районның мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре арасында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя биреләчәк. Исемлеккә мәктәпләр, балалар бакчалары, шулай ук район мәдәният йорты, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе кергән.
Бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта бастырыла www.bus.gov.ru.так әлеге сайтта Мамадыш муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.