Кайнар линия телефонына кергән сорауларга җавап бирәбез

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

"Яңа кер юу машинасы сатып алдым, ләкин кибеттә тартманы бөтен гарантия срогы дәвамында сакларга киңәш иттеләр. Бу чыннан да кирәкме? Ул бит шулкадәр урын алып тора!"-  кулланучы "Кайнар линия " телефонына шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече бу сорау буенча түбәндәге аңлатманы бирде:

- Юк, коробканы  саклау мәҗбүри шарт түгел. Кер юу машинасы эшендә җитешсезлекләр ачыкланганда һәм аны гарантия буенча күрсәтү өчен тартма булу таләп ителми. Шуны истә тоту мөһим: төргәкнең, товар кыяфәтенең яисә эшләнмәнең тышкы кыяфәтенең сакланышы, товарда кимчелекләр табылган очракта, сезнең законлы хокукларыгызны гамәлгә ашыруда киртә була алмый. Әгәр сатучы яки авторизацияләнгән сервис үзәге  тартма булмау сәбәпле техниканы гарантияле ремонтка кабул итүдән баш тартса-мондый гамәлләр хокуксыз булып санала. Сезнең тиешле сыйфатта булмаган товарны ремонтлауны, алмаштыруны яки кире кайтаруны таләп итәргә тулы хокукыгыз бар, һәм тартма булмау баш тарту өчен сәбәп була алмый. Кая мөрәҗәгать итәргә? Хокуксыз баш тартуга дәгъва белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына 8 (8552) 71-43-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә яисә мөрәҗәгатьне ведомствоның https://gosalcogol.tatarstan.ru рәсми сайты аша җибәрергә мөмкин.

  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International