Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең һөнәр батырлык, чыдамлык, төгәлллек һәм тизлек таләп итә. Кешеләрнең гомерләрен, аларның йортларын һәм мөлкәтен саклап калу өчен сез көн саен үзегезнең тормышыгызны куркыныч астына куясыз.
Фидакарьлегегез, бурычыгызга тугрылыгыгыз һәм теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Аерым рәхмәт сүзләрен хезмәт ветераннарына җиткерәм. Сез бүгенге яшь буын дәвам итә торган традицияләргә нигез салучылар. Сезнең хезмәтегез алдында баш иябез.
Хөрмәтле ветеранннар һәм хезмәткәрләр! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим. Шәһәр урамнарында шомлы сирена тавышлары мөмкин кадәр сирәгрәк яңгырасын. Иң изге теләкләр сезгә!