Хәрәкәт Советы лидерлары беренчеләрдән булып 9 Майга багышланган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе уздырды.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Бүген Даниил белән Чулпан район Советы һәм башкарма комитеты бинасында гомумрайон планеркасында катнашучыларны каршы алдылар. Балалар район җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына, мәктәп директорларына һәм җәмәгать оешмалары вәкилләренә бәйрәмнең төп символын тапшырдылар.
Бигрәк тә районның беренче башлыгы Вадим Никитинның хәрәкәт исеменнән котлавы тантаналы мизгел булды — активистлар аңа ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм район иминлеге өчен эшендә уңышлар теләделәр.
Яшь лидерлар кулыннан лентаны алган һәркем вакытлар бәйләнешен һәм тарихи хәтерне саклау мөһимлеген тоя ала иде.