Бәйрәмнәр инде артта калды, ә ял дәвам итә. Роспотребнадзор рейсны тоткарлаганда ничек эшләргә кирәклеген аңлата. Рейс тоткарланган очракта авиапассажирларның хокукы бар:
Рейс тоткарланган очракта пассажирның очудан баш тартырга һәм килгән зыянны каплауны таләп итәргә хакы бар. Моннан тыш, рейс дүрт сәгатькә тоткарланса – пассажирларны кайнар аш белән тәэмин итәргә, әгәр сигез сәгатьтән дә артыграк тоткарланса, кунакханәгә илтергә тиешләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, башкала аэропортлары гадәти режимда эшли, әмма тоткарлыклар да булырга мөмкин.
«Рейс тоткарланган очракта пассажирның авиакомпаниядән өстәмә хезмәтләрне бушлай алырга хакы бар», - диелә хәбәрдә.
Мондый хезмәтләргә рейс ике сәгатьтән артык тоткарланган очракта - багажны саклауны оештыру, җиде яшькә кадәрге балалары булган пассажирларга ана һәм бала бүлмәсе бирү, салкын эчемлекләр белән тәэмин итү, шулай ук телефоннан ике тапкыр шалтырату яки электрон почта аша ике хәбәр җибәрү керә. Тулырак русча вариантта таныша аласыз.
Моннан тыш, рейс дүрт сәгатьтән дә артык тоткарланса, пассажирларны кайнар аш белән тәэмин итәргә, ә алга таба да тоткарланса кайнар аш көндез – һәр алты, ә төнлә һәр сигез сәгать саен бирелергә тиеш.
Рейс көндез – сигез, төнлә алты сәгатькә тоткарланган очракта пассажирларны кунакханәгә урнаштырырга, шулай ук аларны аэропорттан кунакханәгә кадәр һәм кире юнәлештә транспорт белән тәэмин итәргә тиешләр, дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.
Моннан тыш, рейс тоткарланган очракта пассажирның очудан баш тартырга, килгән зыянны каплауны һәм әхлакый зыянны компенсацияләүне таләп итәргә хакы бар, дип өстәделәр ведомствода.