Салкыннар башлангач, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына сулыкларда туңган аккошлар турында мөрәҗәгатьләр килә. Кешеләр туңган сулыкларда я җылы якларга китә алмаган, я күченергә теләмәгән ялгыз аккошларны күргәч борчылалар.
Әгәр дә Сез сулыкта аккошны күрсәгез – күзәтегез. Игътибар белән карагыз: күзгә күренеп торган җәрәхәте юкмы. Аккошның хәрәкәтсез утыруы аның бозга катып калуын белдерми. Энергияләрен саклар өчен, кошлар озак вакыт хәрәкәтсез тора алалар.
Чынлыкта, ысылдавык аккошлар канатларын аркаларына купшы йорт сыман итеп җыялар, һәм яшь кошларның да канатлары табигый булмаган рәвештә әйләнеп төшкән сыман күренә. Алар тулысынча сәламәт. Аккошлар боз белән капланган сулыкларда үзләрен бик яхшы хис итәләр һәм озак вакыт ачык сулыкларда яшәргә сәләтле. Ачык су туңгач, аккошлар очып китәләр.
Ә аккошларның җылы якка очып китүе сентябрьдә башлана, һәм яшь кошларның очарга әзер булмавы, шулай ук боз кату соңару яки кошларны әле туңарга өлгермәгән сулыклардагы азык базасы канәгатьләндерү сәбәпле озакка сузыла.
Аккошны аерым очракларда һәм дөрес ризык белән генә тукландырырга кирәк. Судагы аккошларга вак итеп туралган яки кырылган чи яшелчәләр (кәбестә, кишер) белән бергә ашлык (солы, арпа) бирергә кирәк. Азыкны катмый калган су кырыенда яки суда калдырырга кирәк. Әгәр коры җирдә азык урнаштыру мөмкинлеге бар икән, анда коры бөртекле азык яки кошлар өчен булган катнаш азык кына салырга кирәк. Азыкны бозга да, суга да ташларга мөмкин.
Аккошлар белән бәйле консультацияләр һәм мәсьәләләр буенча битараф булмаган татарстанлылар 8 (843) 211 70 78 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.