2026 елда районның мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре арасында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя биреләчәк.
Исемлеккә балалар бакчалары мәктәпләре, шулай ук район мәдәният йорты, композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе кергән. Бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, улwww.bus.gov.ru сайтында бастырыла, шулай ук бу сайтта Мамадыш муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар. Мамадышлылар учреждениеләр эше турында үз фикерләрен белдереп, түбәндәге сылтама сораштыруда катнаша алалар: https://mamadysh.tatarstan.ru/svedeniya-o-meropriyatiyah-po-informirovaniyu.htm