Район муниципалитеты бинасында .л хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Район муниципалитеты бинасында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды.

Катнашучылар юлларда куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән инженерлык чараларын гамәлгә ашыруның барышын карадылар, белем бирү оешмаларында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән эш системасы турында сөйләштеләр.

"Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юлларда үлүчеләр санын киметү — безнең төп бурычыбыз. Бу максатка без уртак тырышлык белән генә ирешә алабыз", - дип ассызыклады район башлыгы Вадим Никитин.

ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Рамил Шиһапов хәбәр иткәнчә, рәсми мәгълүматларга караганда, 2025 елда районда аварияләрнең төп күрсәткечләре алдагы чор белән чагыштырганда яхшырган. Балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Алар өчен даими рәвештә укыту семинарлары һәм мастер-класслар үткәрелә. Мәктәпләрдә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә ата-аналар патрульләре оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International