Күп кенә кулланучыларга сатып алынган товарны сыйфатсыз булу сәбәпле кире кайтарырга туры килә. Кулланучыларның сыйфатсыз товарны кире кайтару хокукы 07.02.1992 елның 2300-I номерлы “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 18 статьясында язылган (алга таба - Закон). Әгәр дә сез сыйфатсыз товарны сатып алу урыны буенча кире кайтарырга тиеш булсагыз, иң беренче чиратта түбәндәгеләрне ачыкларга тиеш:
1. Товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керәме?
2. Сыйфатсыз товар өчен гарантия вакыты беткәнме, юкмы, бәлки гарантия вакыты бөтенләй булмагандыр?
Бу гамәлдәге законнарны исәпкә алып, сезнең эш эзлеклелегегезне планлаштыру өчен кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыларга сыйфатсыз товарны кибеткә кайтарганда гамәлләр алгоритмын тәкъдим итә:
1. Ике экземплярда язма рәвештә дәгъва төзергә, анда сатып алу-сату килешүен өзү һәм акчаны законның 18 статьясы нигезендә кайтару турындагы таләпләрне күрсәтергә.
2. Товарны сатып алу урыны буенча дәгъва белдерергә, дәгъваның күчермәсенә кибеттә аны тапшыру турында билге куюны һәм сыйфатсыз товарны сатучыга тапшыруны таләп итәргә.
3. Законның 18 статьясының 5 пункты нигезендә сатучы сездән товарны кабул итәргә һәм кирәк булганда 10 көн эчендә товарның сыйфатын тикшерергә һәм акчаны кире кайтарырга тиеш.
Әмма практикада бу бары тик сыйфатсыз кием, җиһазлар һәм техникадан башка товарларны кайтарылганда гына була. Сыйфатсыз техниканы кире кайтарганда, сатучылар кулланучыларны сыйфатсыз товарны үзләре сервис үзәгенә алып барырга һәм анда сыйфатны тикшерергә мәҗбүр итәләр. Бу процедурадан соң гына кибетләр кулланучылардан сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы дәгъваларны кабул итәргә карар итәләр. Кибетләрдә сатучыларның бу таләбе законсыз. Һәрхәлдә, сыйфатны тикшергәнче, кибеттә дәгъваны кабул итәргә кирәк, ә аннан соң гына кибет сездән товарны сервис үзәгенә китерүегезне сорый ала.
Сервис үзәгенә килгәч, уяу булыгыз. Товарны сыйфатны тикшерү өчен тапшырганда, квитанцияләрдә сезнең товарның ремонт өчен түгел, ә сыйфатны тикшерү өчен бирелүен күрсәтүне күзәтегез. Моннан тыш, сервис үзәге хезмәткәренең квитанциядә нәрсә тутырганын игътибар белән укыгыз һәм аннары гына, әгәр дә сез барысы белән дә риза булсагыз, документка кул куегыз. Квитанция тутырылганнан соң, сезгә квитанциянең күчермәсен күрсәтүне таләп итегез.
Күп кенә кулланучылар үз техникаларын сыйфатны тикшерү өчен сервис үзәкләренә тапшыралар, чөнки сыйфатны тикшерү вакытында сервис үзәге хезмәткәрләре кулланучыны техниканы дөрес кулланмауда гаепләү өчен, кулланучыны киләчәктә товар сыйфатына карата нинди дә булса дәгъвалар белдерү хокукыннан мәхрүм итү өчен, техника белән теләсә нәрсә эшли ала.
Бу хакта борчылмас өчен, кулланучы сыйфатны тикшергәндә катнаша ала. Моның өчен дәгъва һәм квитанциядә товарның сыйфатын тикшергәндә катнашырга теләвегез турында мәгълүмат күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, техниканы сыйфатны тикшерүгә тапшырыр алдыннан, квитанциядә сервис үзәге хезмәткәре эксплуатациянең барлык күренеп торган эзләрен теркәп куярга тиеш: тырналулар, ышкылулар, коррозия эзләре, бәрелү эзләре, тишекләр һ. б. Бу очракта, мәсәлән, телефон яки компьютерның дөрес эшләмәве турында дәлилләрне уйлап чыгару шактый авыр булачак. Өстәвенә, кулланучы сыйфатны тикшерү нәтиҗәләре белән килешмәсә, товарны һәрвакыт бәйсез эксперт үзәгенә экспертизага тапшырырга мөмкин һәм әгәр экспертиза җитештерү кимчелекләре булу һәм товарны эксплуатацияләү, саклау яки транспортлау кагыйдәләрен бозу фактларын ачыкласа, кулланучы үзенең бозылган хокукларын кире кайтара алачак.
Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, кибет 10 көн эчендә сыйфатны тикшерергә һәм акчаны кире кайтарырга тиеш (законның 22 маддәсе). Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы (законның 18 статьясындагы 5 пунктының 2 абзацы).