Ушмы елгасы аша Чапаев һәм Фигнер урамнарын Киров урамы районында тоташтыручы асылмалы күперне ремонтлау тәмамланды.
Мамадышлылар социаль челтәрләр аша конструкциянең торышына игътибар итүне күп тапкырлар сорадылар. Шәһәрнең заошма өлешендә яшәүчеләр аны куркыныч һәм эксплуатацияләү өчен яраксыз дип атаганнар.
-Ушма елгасы аша күпер өчен борчылып язам. Кайбер такталар черегән, трос начар хәлдә, күпер яз көне һәрвакыт су астында кала. Җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәбез, зинһар, бу күперне ремонтлагыз, - дип язган районның бер төркемендә Мунира Н.
Район Советы һәм башкарма комитеты матбугат хезмәте мәгълүматны «Мамадыш торак-коммуналь хуҗалыгы»ААҖгә тапшырды.
Ремонт барышында белгечләр такталарны тулысынча алыштырдылар, шулай ук терәкне ныгыту буенча эш алып баралар.
Шәһәр халкы хәзер асылмалы күпердән кыю файдалана ала, аларга үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.