Мамадыш районында яшәүче Назимә Сәгыйтовага 95 яшь тулды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Мамадыш районы җитәкчелеге Түбән Яке торак пунктында яшәүче Назимә Сәгыйтованы юбилеее белән котлады. Район башлыгының беренче урынбасары Ришат Сәмигуллин һәм Яке авыл җирлеге башлыгы Рафаил Низаметдинов тыл хезмәтчәне Назимә Әхәт кызы Сәгыйтовада кунакта булдылар. 95 яшьлек юбилеена котлау телеграммаларын ил җитәкчелеге дә, район башлыгы Анатолий Иванов та җибәрде.

Назимә апа 1928 елның 10 сентябрендә Уразбахты авылында туган гади эшче гаиләсендә туган. 4 классны бетергәч үк колхозда эшли башлый. Урман әзерләүдә катнашы, юл эшләрендә дә эшләргә туры килә аңа.

 Ире Мәхмүт белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.Кызганычка каршы ире һәм ике кызы иртә вафат буллалар аның. Балаларын бер үзенә аякка бастытытрга, олы тормыш юлына озатырга туры килә аңа. Назимә апага сәламәтлек, шатлык, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International