Ямаш авылында яңа мәчетнең манарасын куйдылар.

2023 елның 8 сентябре, җомга

Ямаш авылында яңа мәчетнең манарасын куйдылар. Бу яңалыкна безгә Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков җиткерде. Ул бу  вакыйганы мөселманнар гына түгел, ә җирлектә яшәүче бар халык көтеп алган вакыйга дип атады. Шәдче  авыл җирлеге - үзенең милли составы буенча уникаль, ул 3 татар һәм 4 керәшен авылын берләштерә.

Исегезгә төшерәбез, Ямаш авылы мәчетен янгыннан соң тиз арада төзи башладылар. Хәйриячеләр һәм меценатлар, район җитәкчелеге, республика халкы , авыл халкы - барысы бергәләп тотынгач, мәчет кенә түгел, өстәмә хуҗалык бинасы да төзү мөмкин булды.. Ямашлылар хәзер мәчеткә казан һөнәрчесенең ай ясап бетергәнен генә көтәләр. Аны мәчет манарасына өскә куячаклар. Мәчетне тантаналы ачу бу ел ахырына кадәр булачак, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International