Мамадыш районына ялга махсус хәри операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрекайтты. Шушы көннәрдә якташыбыз район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин белән очрашты. Сугышчыга солдат җыелмасы бирелде, матди ярдәм күрсәттеләр.
Безнең матбугат хезмәте сугышчы белән аерым сөйләште. Мамадышлылы ЛНР да хезмәт үтә, СВО зонасына ул узган елның сентябрендә киткән.
- Отпуск вакытында туганнар, якыннар белән сөйләшеп каласы, дуслар белән очрашасы килә. Безгә гуманитар ярдәм даими килеп тора, кайбер чакта каршы алырга чыгу миңа да туры килә,- ди ул. - Өйдән килгән татар милли ризыклары безгә көч бирә, чөнки бер төрле генә ризык белән ерак китеп булмый.Әнинең тәмле ашлары, өчпочмаклары, чәк- чәкләре сагындырды, - ди сугышчы.
Якташыбызның Мамадышта туризм буенча тренер булып эшләү тәҗрибәсе бар. Осталык һәм күнекмәләр файдалы булды.
"Хәзер исән калу дәресләрен кайвакыт сугышчан иптәшләремә өйрәтәм", - ди ул.
Украина турында ул бик кыска тоттты сүзне. Анда күбрәк поляклар сугыша, украинлылыр калмаган бугай, - ди ул.
Мамадыш районының барлык халкы исеменнән без батыр якташыбызга туган җиребезгә исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Безнең өйләрдәге тынычлык өчен рәхмәт!