Мамадышта яшәүче Юрис Шәкүров махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен тагын бер мобиль мунча ясаган.

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Ул ясаган бер мунча инде Сватово шәһәренә җибәрелде. Монда безнең якташларыбыз күп. Икенчесе кая барачак, әле билгеле түгел. 

Исегезгә төшерәбез, поход мунчасы берьюлы 5 кешене сыйдыра, аның эчендә эскәмия һәм мич бар. Ә иң мөһиме, мунча даими рәвештә дислокацияне алыштырырга әзер конструкция автомобиль прицепында тора һәм күчереп йөртелә.

Мамадыш алга таба да илнең җиңүенә инвестицияләр салырга, солдатларыбызның кыр шартларында уңайлырак булуына ярдәм итәргә әзер, тик прицепларны табу җиңел түгел.

Фәнил Гыйззәтуллин, Мамадыш районында гуманитар ярдәм мәсьәләсен күзәтеп торучы һәм үзе  СВО га йөк ташучы, район халкыннан  гына түгел, ә бөтен Татарстаннан аларга прицеплар эзләүдә һәм сатып алуда ярдәм итүләрен сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International