Дәвамын көтәбез - "Җәй көне бергә" проектына мамадышлыллар шундый бәя бирде

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Җәй көне Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районында менә инде берничә ел дәвамында «Җәй көне бергә» муниципаль проекты эшләп килә. Мондый чаралар үткәрү идеясе Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановныкы һәм аның патронаты астында  тормышка ашырыла. “Җәй көне бергә” проекты җәй көннәрендә балалар өчен ял чаралары уздыруны күздә тота. Ишегалларында һәм спорт мәйданчыкларында яшь мамадышлылар арасында төрле уеннар, ярышлар һәм конкурслар оештырыла.

Быел шәһәрнең 12 мәйданчыгында һәр сишәмбе кичендә  балалар белән 19 чара оештырылган, чараларга 1520 бала килгән. Конкурсларда һәм уеннарда шәһәрнең төрле микрорайоннарыннан барлык балалар катнаша алсын өчен, мәйданчыклар махсус рәвештә үзгәртелеп торган.

Районның авыл җирлекләрендә дә шундый ук чаралар оештырылды. Авылда  балар ялын иң- иң актив оештыручылар булып Тауиле, Иске Комазан, Югары Сон мәдәният йортлары,  Новый поселогы һәм Мамадыш совхозының мәдәни учреждениеләре тора.

- Без мондый чараларга йөрергә бик яратабыз. Без күңелле вакыт үткәрдек, яшьтәшләребез белән аралаштык. Киләсе елда да мондый уеннар үткәрелер дип өметләнәбез, – ди чарада катнашучылар бертавыштан.

Сүз уңаеннан,бу проектның кышкы аналогы да бар – "Кыш көне бергә " проекты, ул кышкы каникул вакытында уза. Аны якынча 3 000 бала катнашкан.

Мондый проектларның максаты яшьләрне спортка һәм сәламәт, актив яшәү рәвешенә җәлеп итү, яшьләрнең иҗади һәм лидерлык сәләтләрен ачу, шулай ук балалар һәм яшүсмерләрнең ялын грамоталы оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International