Мамадышта яшәүче Мария Ельченкова 95 еллыгын билгеләп үтте. Ул тыл ветераны. Котлаулар һәм бүләкләр белән ветеранга Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нияз Фатыхов һәм Мамадыш районындагы социаль яклау бүлеге вәкиле Римма Хәмзина килде.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән җылы котлау сүзләре белән хат тапшырылды. Яхшы теләкләр теләделәр.