Мамадышта бу атнада Карьер урамында юл эшләре тәмамлана. Северный микролрайонында тротуар сала башладылар- ул. 1 км озынлыкта булачак. Шулай ук 350 м озынлыкта юлда ремонт эшләре дә бетү алдында тора. Ә чаңгы-роллер трассасына керү урыны каршында яңа асфальтланган парковка булачак.
Исегезгә төшерәбез, Карьер урамын быел инде быел ук җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутына кертү планлаштырыла.